Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчачыларга штраф яный

Яшьләр үзәге бинасында бакчачылык ширкәтләре вәкилләре башкарма комитет җитәкчелеге белән очрашып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште.

Бакчачылар җәмгыяте элек-электән халыкның гозерләренә колак салып, мәнфәгатьләрен кайгыртып тора. Кешеләр төрле мәсьәләләр буенча турыдан-туры нәкъ бирегә мөрәҗәгать итә. Шәһәрнең бакчачылар берлеге рәисе Александр Белоногов сүзләре буенча, киңәш сораучылар хәтсез булса да, төрле проблемаларны үзләре генә хәл итәргә омтылучылар да бар икән. Әмма андыйлар еш кына уңышсызлыкка очрый. Бу аңлашыла да, чөнки бакчачыларның күбесе өлкән яшьтәге апа-абыйлар, алар барлык законнарны да белеп бетерми. Бәлки шуңа да бакча участокларын шәхси милек итеп рәсмиләштерү проблемасы да һаман кискен тора.

Ә проблемалар чыннан да җитәрлек. Әлмәтлеләрне бакча территорияләрендәге угрылык борчый. "Яблочко" ширкәтенең бер әгъзасы шул нисбәттән үзенең фикерен белдереп, ширкәт таркалуның төп сәбәбен караклыкның үсеш алуында дип атады. Кайчандыр биредә 700 ләп хуҗалык булса, бүген алар нибары 100 ләп кенә калган.

Җыелышта бакчачылар үз адресларына шелтә дә ишетте. Өмәләр оештырылырга һәм территорияләрдә тәртип урнаштырылырга тиеш булса да, каберәүләр әле һаман эшкә керешмәгән. Бу мәсьәләгә җитди карамаучылар шелтә белән генә чикләнмәячәк, әлбәттә, андыйлар белән экология һәм табигатьтән файдалану департаменты шөгыльләнәчәк.

- Экология нормаларын үтәмәгән физик затлар өчен 2,5-3 мең сум күләмендә штраф каралган, - дип ачыклык кертте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров. - Андый очраклар килеп чыкмасын өчен бакчачылык ширкәтләре рәисләренә чүп түгү өчен машина сорап, заявка калдырырга һәм махсус урын билгеләргә генә кирәк. Бу эшләр барысы да бушлай башкарыла.

Җыелыш үтте. Әлбәттә, бер җыелып сөйләшү белән генә барлык проблемалар да хәл ителми, булганына яңалары да өстәлеп тора. Үзара һәм тиешле службалар белән фикерләшеп, бердәм булып эшләгәндә генә зур мәсьәләләрнең хәл ителәсенә ышанып була.

Роза СӘХБЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса