Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакча мөдире 10 миллион сумнан артыклык зыян китергән

Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсе хезмәткәрләре мошенниклык белән шөгыльләнгән 34 яшьлек ханымны тоткарлаганнар.

Казанда яшәүче, Яңа Савин районындагы бер балалар бакчасында мөдир булып эшләгән әлеге хатын-кыз кулай шартларда социаль найм буенча фатирлар оформить итәргә ярдәмен тәкъдим иткән. Акчасын алган, тик вәгъдәсендә генә тормаган. Быелның май аенда аны суд баласы 14 яшькә җиткәнче җәзаны үтәүне кичектерү шарты белән, 5 елга хөкем иткән булган. Әмма хөкем карары чыкканнан соң да мошенник "кара" эшеннән туктамаган, аннан зыян күрүчеләр полициягә янәдән мөрәҗәгать иткән. Оперативниклар ачыклаганча, бакча мөдире танышларына социаль найм буенча күчемсез милекне оформить итәргә мөмкинлеге булуы хакында сөйләгән. Ышанычлырак булсын өчен, ул аларга имеш, фатирга бланклар, карарлар күрсәткән. Чынлыкта исә, ул зыян күрүчеләргә фатир алып бирү турында кайгыртмаган һәм моңа мөмкинлеге дә булмаган. Бер бүлмәле өчен ул 500 мең сум, икелегә миллион сум сораган. Аның тарафыннан китерелгән зыян 10 миллион сумнан артып киткән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса