Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азнакайда Әсләм Шакиров истәлегенә уздырылган турнирда Әлмәттән Рамил Синякаев җиңде

Азнакай мәдәният сараенда көрәшче һәм гер күтәрүче, Россия спорт мастеры, Азнакай һәм Әлмәт сабантуйларының сигез тапкыр баш батыры булган Әсләм Шакиров истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча 12 нче республика ачык турниры булды.

Ярышларда Казаннан, Түбән Кама, Әлмәт, Сарман, Мөслим, Тукай һ.б. (барысы 16 район) районнарыннан көрәшчеләр, Россия һәм Татарстан чемпионнары катнашты. Турнирның абруе елдан ел арта, көрәшкә күбрәк яшьләр тартыла. Турнирда биш авырлык категориясендә 70 тән артык спортчы көч сынашты.

Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Әлмәттән Рамил Синякаев спонсорларның төп бүләгенә - хаҗга бару өчен юлламага ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса