Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутат Айрат Хәйруллин вертолеты һәлакәткә очрауның ике версиясе аталды

Депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты кеше факторы яки техник төзексезлек нәтиҗәсендә һәлакәткә очраган булырга мөмкин. Бу хакта матбугат чаралары вәкилләре белән видеоконференция барышында Идел буе транспорт прокуроры Тимур Кебеков сөйләде

Исегезгә төшерәбез, вертолет һәлакәте 7 февраль кичендә Татарстанның Лаеш районында булды.

"Хәзер фаҗиганең сәбәбе нәрсә булган дигән сорауга, берничек тә җавап биреп булмый. Экспертизалар комплексы билгеләнде, шул исәптән авиатехника экспертизасы да", - диде прокурор.

Пилот гамәлләренә хокукый бәяне прокурор Халыкара авиация комитетының эксперт бәяләмәсеннән соң гына бирергә мөмкин булачак, диде.

Фото:Главный редактор газеты "Заря" Ирина Монина

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса