Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Хәйруллин әлмәтлеләр белән очрашуын дәвам итә

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашуын дәвам итә. Чираттагысында ул Маяковский, Ленин һәм Автомобильчеләр урамнарындагы йортларда булды.

Мәгълүм булганча, кайбер кешеләр барлык уңайлыклары булган фатирларга күчәсе килмәвен белдергән иде. Айрат Хәйруллин аларның зарларын тыңлады, фатирларын карады һәм күчәргә риза булмаган фатир хуҗалары белән аерым-аерым сөйләште. Мәсьәләнең асылына төшенгәннән соң авария хәлендәге торакта яшәүчеләр күчәргә риза булды. Баксаң, яңа фатир алу өчен документлар тутыруда да, түләү буенча да күпчелек мәсьәләләрне чишәргә мөмкин икән.

Мондый сөйләшүләр дәвам итәчәк. Һәр йортка башкарма комитетның җаваплы хезмәткәре, юристлар беркетелгән, аларның вазифасы - фатирларда яшәүчеләргә хәлне аңлатып бирү, яңа торак алу өчен документлар җыю һәм әзерләүдә булышу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса