Авыл җирлекләрендә дә халык актив [+ФОТОЛАР]
Бүген Әлмәт районы авыл җирлекләре дә бердәм булып сайлауларда катнаша.
Мисал өчен, Түбән Мактаманың 875 нче сайлау участогында инде төшкә кадәр халыкның 50 % тан артыгы тавыш биргән. Биредә шулай ук 5 инвалид теркәлгән, алар да ил алдында үз бурычларын үтәгән. Ә 38 яшь кеше тәүге тапкыр сайлауларда катнашыр дип көтелә. Аларга бүләкләр дә әзерләнгән. Кыскасы, авыл җирлекләре дә сайлауларда активлык күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа