Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авырмагыз!

Салкын тиюне кайчакларда дарулар белән генә җиңеп булмый. Һәммәбез дә халык медицинасындагы ысуллардан файдаланырга тырыша.

Табиблар билгеләвенчә, көннәр җылыта башлагач, вирус тагы да активлаша төшә. Әгәр дә ул сезне дә "эзләп тапкан" икән, безнең киңәшләргә колак салыгыз.

Ютәл төшкәндә

- Көчле ютәлләгәндә 1 тырнак сарымсак алып угычтан уалар, шуны аяк табанына яхшылап ышкыйлар да җылы оекбаш кияләр.

- Кичтән эмаль кәстрүлгә ваклап туралган сарымсак, бал салып, җылы урынга куялар. 1 әр аш кашыгы катнашманы көнгә 3 тапкыр сөт белән эчәләр.

- 2 аш кашыгы чыршы күркәләрен ваклап турыйлар да термоска салалар, шуңа 2 аш кашыгы бал, 2 стакан кайнар су өстиләр. Төнәтмәне иртән сөзәләр һәм дүрт өлешкә бүлеп ашарга 1 сәгать кала эчәләр.

- Йөткерүне бетерү һәм үпкәләрне ныгыту өчен мондый катнашма әзерләнә: 2 бал кашыгы атланмай, 2 чи йомырка сарысы, 2 десерт кашыгы кайнатылган бал салып болгаталар. Шуны көнгә берничә мәртәбә 1әр десерт кашыгы эчәләр.

Температура күтәрелгәндә

- Нарат җиләге яфрагы (брусника) морсы һәм кайнатмасы температураны тиз төшерә. Кайнатма әзерләү өчен 2 аш кашыгы яфракка 3 стакан кайнап чыккан су агызып, шуны 10 минут кайнаткач сөзәләр. Шул суны көн дәвамында 3 өлешкә бүлеп эчәләр.

  • Кичтән 1 бал кашыгы яфракка 1 стакан кайнар су салып, савыт өстен томалап төнәтергә калдырыгыз. Төнәтмәне иртән сөзгәч, икегә бүлеп, яртышар стакан эчәләр.

Тавыш карлыкканда

  • Алма, билгеле булганча, микробларга, салкын тиюгә каршы торучанлыкны арттыра, канны микроэлементларга баета. Өлгереп җитмәгән, яшел һәм "Антоновка" сортлы алмалар аеруча файдалы. Салкын тигәндә, тавыш карлыкканда алмагач яфраклары төнәтмәсен эчәргә кирәк. Сүз уңаеннан, алма өшегән урыннарга да файда итә, кыргычта уылган алма ябуны хәлне тиз җиңеләйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса