Авылдашына пычак белән кадаган
Кичә районыбызның Аппаково авылында ике авылдашның мәҗлесе пычак күтәрү белән тәмамлана.
Бергәләшеп хәмер эчеп утырган авылдашлар арасында бәхәс куба. Беркайда да эшләмәүче, элек тә хөкем ителгән булган 49 яшьлек ир-ат үзенең 30 яшьлек танышының эченә пычак белән кадый. Зыян күрүче шифаханәгә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа