Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авыл яшьләре” Бөтенроссия конкурсы уздырыла

14 июльдән 30 сентябрьгә кадәр "Башкарма хакимият органнарына һәм хокук саклау структураларына мәгълүмати-аналитик һәм хокукый ярдәм күрсәтү үзәге" тарафыннан Россия авыл яшьләре берлеге ярдәмендә "Авыл яшьләре" Бөтенроссия конкурсы уздырыла.

Конкурсның төп максатлары һәм бурычлары халык арасында авыл хуҗалыгы төбәгенең уңай абруен булдырудан, югары уку йортлары студентлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрүдән, авыл территорияләрен үстерүнең төбәкара һәм халыкара тәҗрибәсен алмашудан, башкарма хакимият органнары белән, мәгариф учреждениеләренең, бизнесның һәм иҗтимагый берләшмәләрнең төбәкләр халкы белән хезмәттәшлеген яхшыртудан гыйбарәт.

Конкурс өч номинация буенча уздырыла.

Беренче номинация - "Һөнәрем" (теге яисә бу шәһәрнең, районның, авылның эшче һөнәрләре, шулай ук нинди техника кулланыла һәм районнар халкының хезмәт шартлары)

Икенче номинация - "Районым үсеше". Бу номинациядә район үсеше тасвирланган эшләр карала ("до" һәм "после" дигән фотографияләр тапшырырга мөмкин, кешеләр үз төбәкләрен төзекләндерүне ничек күз алдына китерәләр)

Өченче номинация - "Тирә-ягыбыз" (архитектура элементлары, матур табигать күренешләре, бәйрәмнәрдән фотографияләр һәм башкалар).

Конкурста югары уку йортлары студентлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, үз төбәкләренең үсеше белән кысыксынучы затлар катнаша.

 

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250