Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл территорияләрен үстерүгә 394 миллион сум акча бирелә

Россия хөкүмәте быел илнең авыл территорияләре үсешенә 9 миллиард сумга якын акча бүлеп бирәчәк. Татарстанга да саллы өлеш бар.

Авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга 80 субьект арасында 4,5 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Ә торак пунктлардагы социаль һәм инженерлык инфраструктура объектларын комплекслы төзекләндерүгә 4,3 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Әлеге сумма 71 субьект авылларына каралган. Илнең 34 төбәге иницативаларга теләктәшлек күрсәтү гранты бирү өчен 95 миллион сум бүлешәчәк. Безнең республика - Татарстан төрле юнәлешләргә 394 миллион сум алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса