Авыл Советларын талыйлар
Соңгы айларда билгесез кешеләр республика авыллары буйлап авыл Советлары биналарын талап йөри.
Бу турыда ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар биналардан акча, документлар һәм оргтехника урлыйлар. Бүгенгә 19 очрак теркәлгән. Караклар күпчелек төнге вакытта эш итә.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчеләр турында теләсә нинди хәбәр өчен 500 мең сум акча вәгъдә итә.
Хәбәрләр өчен телефоннар: 02, 052 яки (843) 291-20-02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа