Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл шәһәргә бик кирәк

Яңа Кәшер авылында "Авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү" темасына күчмә семинар үткәрелде.

Көн кадагына куелган сорау - җитди мәсьәлә. Ник дигәндә, бүген эшсезлек авыл халкына да чит сүз түгел.

Семинарга килгән авыл башлыклары, җитди сөйләшүгә күчкәнче, башта Яңа Кәшер җирлегендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда булдылар. Үз-үзләрен эш белән тәэмин итеп, матур гына көн күреп ятучылар җирлектә байтак. Мисал өчен, Бикәсазда Кәримовлар гаиләсе үз участокларында вешенка гөмбәсе үстерү белән шөгыльләнә. Бүген аларның уңышы көненә 100 килограмм чамасы тәшкил итә. Гөмбә калабыздагы ике сәүдә челтәре аша сатыла. Аны үстерү җиһазын гаилә "Лизинг-грант" программасы буенча сатып алган. Кәримовлар әйтүенчә, 2012 елдан башланган эш бүген күпмедер табыш китерә.

Ә менә Шәвәлиевләр мөгезле эре терлек үрчетә икән. Бүген аларның Оренбург һәм Холмогор токымлы 4 савым сыерыннан көненә 20 литр чамасы сөт алына. Чынлыкта, сөт бирүчәнлек югары, 20 литр - дүрт бозау имгәннән калган сөт. Район башлыгы Мәҗит Салихов хуҗаларга районда махсус программа эшләвен, аның нигезендә дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыер асраучыларга бушлай саву аппараты бирелүен искә төшерде. Шәвәлиевләр хәзергә сыерларны кул белән сава. Алар мөмкинлектән файдаланачакларын җиткерделәр.

Яңа Кәшердәге Әхмәдуллинның шәхси хуҗалыгы оешып кына килә. Яшь эшмәкәр буш бинаны арендага алган һәм аны ремонтлау белән мәшгуль. Район башлыгы ремонт барышыннан канәгать калды һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен башлаучыларга ярдәм йөзеннән беренче өч елда аренда бәясен киметергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим район Советының чираттагы сессиясенә депутатлар тикшерүенә куелачак.

Ибәтуллинның хуҗалыгы районда иң зурысыдыр, мөгаен. Ул берьюлы берничә төр эшчәнлек - агач эшкәртү, теплица хуҗалыгы, кош-корт һәм терлек асрау белән шөгыльләнә.

Кунаклар Төхфәтуллинның дуңгызчылык предприятиесендә дә булды. Эшсез калгач, ул дәүләттән үз эшен ачарга 58 мең сум акча алган. Беренче елны 40 баш дуңгыз асраса, 2013 елга инде аларның баш саны 140 ка җиткән. Сугым урыны төзү эшмәкәргә итне турыдан-туры сату мөмкинлеге биргән.

Район башлыгы авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатуда төбәктә проблема булмавын җиткерде. "Шәһәр авылдан башка яши алмый, без авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыруга ярдәм итү өчен барлык чараларны күрергә тиеш", - диде ул һәм тиешле службаларга әлеге өлкәдә кешеләрне кызыксындырырлык программаларны киләчәктә дә үстерү юнәлешендә эшләргә кирәклеген әйтте. Пленар өлештә көн кадагындагы сораулар тикшерелде, авыл халкының активлыгын үстерү буенча төрле тәкъдимнәр яңгырады.

Эльвира Мияссәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса