Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авыл салават күпере” иҗат эшләре фестивале

9 июльдән 22 августка кадәр Әлмәт районында яшьләр иҗат эшләренең "Авыл салават күпере" дигән фестивале үтә. Аны Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе оештыра.


Конкурс "Язма эш", "Фотография", "Кул эшләре" дигән номинацияләрдә үткәрелә. Анда Әлмәт районы авылларында яшәүче 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Фестивальгә гаризалар һәм эшләр 22 августка кадәр кабул ителә. "Фотография", "Кул эшләре" номинацияләренә караган конкурс материаллары Яшьләр үзәгенең 22нче кабинетында кабул ителә, "Язма эшләр"не uddm_almet@mail.ru электрон адресына җибәрергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250