Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл кызы – сугыш ветераны

"Анда һәркем герой булды" циклыны материаллар җыю өчен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям Хәйретдин кызы Хәйретдинова янына бардылар.


Башта кунакларны саграк каршылаган Мәрьм апа аннары ачылып китте, сугыш турында күп сөйләде.

Ул сугышка 18 яшеннән, аягы өзелгән дус кызы өчен үч алырга дип китә. Машиналарга утырып фронтка барганда ук аларны немецлар бомбага тота. Дивизияләре камалышка эләгә. Бер дус кызы белән алар урманнарда адашып йөриләр, бер игелекле кеше ярдәме белән генә кабат үзебезнекеләр ягына чыга алалар.

Сугыш юллары Мәрьямне Сталинград тирәсенә китерә. Ул шәфкать туташы хезмәтен үзләштерә, хирург белән яраланган сугышчыларга операцияләр ясауда ктнаша. Алны-ялны белми эшлиләр, Мәрьям хәтта баскан килеш яки атлаган шәпкә дә йокларга өйрәнә.

Ут астында ярты Европаны үтә - Румыния, Венгрия сукмакларыннан атлый. Ә Җиңү хәбәрен госпитальдә ишетә - контузия алган була.

Мәрьям Хәйретдинова сугышта алган һөнәренә - кешеләрне дәвалауга тыныч тормышта да тугры кала.

 
http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250