Әлмәт таңнары

Авыл җирлекләренең вәкаләтләре арта

ТР Бюджет кодексына һәм «Муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына җирлекләргә финанс ярдәме күрсәтү төбәк фондыннан шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына дотацияләрне исәпләү һәм бирү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен тапшыру турында»гы ТР Законына үзгәрешләр кертелде.

Тиешле закон бүген ТР Дәүләт Советы утырышында тикшерелде һәм кабул ителде.

Закон проекты нигезендә гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгаруга салымнан кергән салым керемнәре хәзер тулысы белән муниципаль районнар бюджетларына керәчәк. Элек алар ТР бюджетына китә иде.

Моннан тыш, үзгәрешләр физик затлар кеременә салымнан кергән керемнең бер өлешен - 2 процентын авыл җирлекләре бюджетларында калдыруны да күздә тота.

Реклама

Бу үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан муниципаль районнар властьларына йөкләнгән яңа вәкаләтләрнең кайберләрен авыл җирлекләренә беркетү планлаштырылуы белән бәйле. Болар - авыл җирлекләре чикләрендә электр, җылылык, газ һәм су белән тәэмин итүне, торак пунктлар чикләрендәге җирле юлларга кагылышлы эшчәнлекне, конфессияара һәм милләтара татулык чараларын тормышка ашыру, гражданнарның күпләп ял итүе өчен шартлар тудыруны оештыру.

Җирле әһәмияткә ия булган әлеге мәсьәләләрне финанс ягыннан хәл итү 106 млн га барып төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: