Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ТР авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе” гранты Кичүчатка һәм Габдрахманга бирелде

Татарстанның мәдәният министрлыгы оештырган "Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе" гранты алучылар билгеле булды.

Быел республика бәйгесендә катнашкан Әлмәт муниципаль районы оешмаларының икесе җиңүче дип табылды.

"ТР авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял тибындагы учреждение" номинациясендә Габдрахман авылы Мәдәният йорты, "ТР авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе хезмәткәре" номинациясендә Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова акчалата бүләкләнәчәк.

Узган ел мондый саллы ярдәмне Кләмәнтәй авылы Мәдәният йорты һәм Рус Акташы Мәдәният йорты директоры Сергей Фокин алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса