Авыл җирлекләре кая карый?
Кыргый киндер наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләр кылынуга сәбәпче булып тора, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә, дәүләт һәм иҗтимагый куркынычсызлыгыбызга яный.
Менә бишенче ел инде Әлмәт муниципаль районында кыргый киндер үскән җирләрне ачыклау буенча эш алып барыла. Тикшерүләр барышында зур-зур мәйданнар ачыклана тора. Контрольдә тотылырга тиешле наркотиклар, психотроп матдәләр һәм реакция нәтиҗәсендә аларны барлыкка китерүдә катнашучы матдәләр, ягъни прекурсорлар исемлеге нигезендә кыргый киндер дә наркотик булып санала. Авыл җирлекләре башлыклары һәм төрле милек формасындагы хуҗалыклар җитәкчеләре үз биләмәләре территорияләрендә киндер үскән урыннарның «Наркотиклар һәм психотроп матдәләр турында»гы Федераль законны бозу булып торуы һәм аларны тиз арада юк итү зарурлыгы турында кисәтелә.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче наркотикларга каршы көрәш комиссиясе югарыда телгә алынган Федераль законның үтәлешен тикшерү буенча даими рәвештә рейдлар уздыра. Закон нигезендә әлеге үсемлекне үстерүгә лицензиясе булмаган юридик затлар һәм бу агу чималы үсүче җир участокларының хуҗалары яки алардан файдаланучылар булып торучы физик затлар мондый участокларны юк итәргә бурычлы.
Закон бозуны дәлилләүче фактлар җитәрлек булганда прокурор йогынтысы чаралары да күрелә. Моның өчен үсеп утыручы үсемлекләрне кичектергесез рәвештә юк итү хакында күрсәтмә бирүдән алып штраф санкцияләре белән бергә (ун меңнән алып йөз мең сумга кадәр) дисциплинар һәм административ җаваплылык та күздә тотылган.
2014 елның 4 июнендә чираттагы рейд барышында Колшәрип (кошчылык фабрикасы), Кәләй, Югары Акташ (дуңгызчылык комплексы) авыл җирлекләре территорияләрендә яңа чыккан үсентеләрдән алып берьярым метрга кадәр булган кыргый киндер үсеп утыручы урыннар ачыкланды. Анда-санда таралган әлеге миңгерәткеч үсемлек үсүче урыннарны контрольдә тоту, вакытында ачыклау һәм тиз арада юк итү зарурлыгын исебездән чыгармасак иде.
Лилия Сабитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа