Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгында эш туктамый

Җәйне - көз, көзне - кыш алмаштырып, урак өсте туктаган чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә эш рәвешен алыштыра.

Малларны җәйләүдән кайтарып, җылы фермаларга урнаштыргач та, ашату рационын үзгәртәсе, бозаулый торган сыерларны аерасы һәм җәйге эшкә нәтиҗә чыгарасы бар.

Бүген районда теркәлгән 19 эре һәм фермер хуҗалыкларында 16 мең баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 4 меңнән артыгы савым сыер. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген Әлмәт районы тәүлегенә 51 мең тонна сөт сата. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 тоннага артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса