Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әлмәт районы игенчеләре, терлекчеләре белән очрашты

ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил призларына республика ярышын тантаналы ачуда катнашты, аннары Әлмәт муниципаль районының авыл җитештерүчеләре белән очрашты.


Кар катламы җитәрлек булып, уҗымнар өшемәс, быел яхшы иген уңышы көтәргә нигез бар, диде министр. Ул шулай ук авыл кешеләренә президент тарафыннан быел да традицион ярдәм булыр дип вәгъдә итте.

Марат Әхмәтов авыл җитештерүчеләренә кайбер серләрне дә ачты. Ул бүгенге көндә сөт фермасы тотуның бик файдалы булуын әйтте, чөнки сөт 23-24 сумнан сатыла. Шулай да быел президент булышлыгы белән сөт җитештерү фермаларын яңарту буенча 3 еллык программа башлана.

- Әлмәт районы күп сөт җитештерә торган район түгел, - диде Мрат Әхмәтов. - Кызганыч. Төньяктагы районнар сөт бәясе югары булганлыктан әйбәт табыш алалар. Яңа программадан сез дә ныграк файдаланып калырга тырышыгыз.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре министрга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Аларны игенчелек язмышы, авылда социаль ипотека, квалификацияле белгечләр җитмәү борчый. Марат Әхмәтов кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә булышырга вәгъдә бирде. Ул дуңгыз ите җитештерүче гаилә фермасының проблемасын үз контроленә алды.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250