Авыл хуҗалыгы белгечләре Әлмәттә әзерләнә
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында күзәтү советының утырышы булып узды.
Утырышта уку йортының эшчәнлеге хакында сүз барды. Район башлыгы Мәҗит Салихов хөкүмәт тарафыннан техник белгечләр әзерләү бурычы куелуын да җиткерде. АГИМС район авыл хуҗалыгы тармагын белгечләр белән тәэмин итүне үз өстенә алды. Бүген биредә 29 студент агрономия һәм механикалаштыру белгечлеген үзләштерә. Уку йорты төрле юнәлештә эш алып бара. Институтта 20 мартта шагыйрә Клара Булатованың премиясен тапшыру тантанасы булачак. 4 апрельдә көрәш буенча ярышлар уздыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа