Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автомобиль эчендә мәет табылган

Кичә иртән Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә БМВ Х3 автомобилендә 39 яшьлек Саратов кешесенең мәете табылган.

Тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан. Җинаятьне кылуда гаепле дип 38 яшьлек Чаллы кешесе кулга алынган. Ул гаепле булуын таныган һәм хәлнең ничек булуын сөйләп биргән. Ул зыян күрүче белән 19 октябрьдә урамда танышкан. Аннары яңа танышы белән шәһәр буйлап автомобильдә йөргәннәр һәм хәмер сатып алырга уйлаганнар. 29 нчы комплекста ирләр машинадан чыккан һәм үзара низаг кузгалган. Берсе икенчесенең башына ике тапкыр суккан. Соңгысы егылып китеп башын асфальтка бәргән. Автомобиль хуҗасы аны шифаханәгә алып киткән. Әмма юлда барганда кыйналган адәм җан биргән. Шулай итеп, курыккан җинаятьче автомобилен ЗЯБ бистәсендә калдырып качкан. 22 октябрь көнне ул полициягә килеп үзе бу турыда хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса