Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Автодор" түләүле трассаларда тизлек лимитын арттырырга тәкъдим итте

Түләүле юлларда максималь тизлек 150км/сәг булырга тиеш.

«Автодор» дәүләт компаниясе акрынлап үзенең түләүле трассаларында тизлек лимитын 150 км/сәгатькә кадәр арттырырга җыена.

"Автодор" җитәкчесе искә төшергәнчә, хәзер М11 «Нева» трассасында 130 км/сәг тизлек белән барырга мөмкин.

«Әмма без анда нәкъ менә 150 км/сәгатькә чыгару тәкъдиме белән чыктык, чөнки безнең кебек бөек ил юлның рөхсәт ителгән тизлеге – 150 км/сәг булган юллары булырга хокуклы», – дип билгеләп үтте Петушенко.

Моннан тыш, дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Мәскәү өлкәсенең үзәк боҗра автоюлында тизлек лимитын 150 км/сәг кадәр арттыру күздә тотыла, дип өстәде. Акрынлап бу Лосево һәм Павловскны, шулай ук М4 «Дон» түләүле трассасының башка участокларында да булачак.

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле түләүле автомобиль юлы сигез ел эчендә түгел, ә дүрт ел эчендә төзелергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса