Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авито”га белдерү биргән әлмәтле 500 мең сумыннан колак каккан

Әлмәт полиция бүлеге җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Робер Галиев белдергәнчә, соңгы вакытта Әлмәттә социаль мошенниклар кабат "җанланган".

Үзен бозым чыгаручы, социаль хезмәткәр, банк вәкиле, ишек-тәрәзә куючы дип танытучылар самими өлкәннәрдән акча суыра гына. Шулай да кырыгалдарлар арасында телефон элемтәсе популярлыгын югалтмый. Улы, оныгы, туганы бәлагә тарды дип шалтыратучыларга ышанып, үлемтеккә җыйган акчаларыннан колак кага мөхтәрәм яшьтәге әлмәтлеләр. Бу атнада полиция хезмәткәрләре кырыгалдар белән "корбан" арасында арадашчы булган бер таксистны тоткарлаган. Юл һәлакатенә сәбәпчене хөкемнән йолып калу һәм тикшерүчене майлау өчен акчаны таксист килеп ала һәм мошенникларга акчаны терминал аша күчерә. "Аяк ялы" өчен үзендә 3, күп дигәндә 5 мең сум калдыра. Җинаятьчел калымга ымсынмасыннар өчен хокук сакчылары шәһәрдәге такси вәкилләре белән очрашып, аңлату алып барган.

Роберт Галиев белдергәнчә, интернет белдерүләр белән төп башына утыручылар да бар. Шундый бер әлмәтле 500 мең сумыннан колак каккан.

Статистикага күз салсак, быел Әлмәттә 158 мошенниклык очрагы теркәлгән. Шуларның 41-е социаль кырыгалдарлык фактлары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса