Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аварияле торакта яшәүчеләр “Көнбатыш капка” га күчәчәк

Дәүләт һәм республика программалары нигезендә төзелүче йортларда эшләр 85-90 процентка башкарылган.

Графиктан тайпылыш кискен түгел. Бу хакта район башлыгы Мәҗит Салихов төзелеш мәйданнарында эш барышы белән танышканнан соң әйтте.

Бүгенге көндә "Яшьлек" микрорайонында 81, "Көнбатыш капка" да 156 фатирлы йортларда эш кайный. Беренче йортта эшне 20 декабрьгә тәмамлау планлаштырыла. 156 фатирлы йортны да ел ахырына тапшырырга ниятлиләр. Бирегә ятим балалар, сугыш ветераннары һәм аварияле торакта яшәүчеләр күчәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса