Җәмгыять

Авариядә зыян күргән Әлмәт укытучысының гаиләсе өйләренә кайтты

Авариядә зыян күргән Әлмәт укытучысының гаиләсе өйләренә кайтты

2 нче лицей укытучысы Елена Рыжикованың гаиләсе гыйнварда Самара өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып, хастаханәгә эләккән иде.

Гаилә башлыгын һәм ике баланы Самара клиникасыннан чыгарганнар, алар өйләренә кайткан.

Автокатастрофада укытучы үзе күп җәрәхәт алган иде. Аңа берничә операция ясалды. Хәзер ике ай дәвамында хатынга умрау сөяге дөрес төзәлсен өчен утырырга һәм авыр нәрсәләр күтәрергә ярамый.

Реклама

Рыжикова һәм аның гаиләсе хезмәттәшләренә, әлмәтлеләргә акчалата ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен белдерә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Авариядә зыян күргән Әлмәт укытучысының гаиләсе өйләренә кайтты
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять