Һава торышы җылыначак
Табигать көтелмәгән борылышлары белән шаккатыруын дәвам итә. Әле кичә генә Әлмәт районында урыны белән көчле томан иде, бүген исә аязды.
6 ноябрь төнендә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Температура 6 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа