Әлмәт таңнары

Һава фонарьларын очырту тыела

Яңа ел якынлашкан саен, фейерверклар шартлату турында сөйли башлыйлар.

Реклама

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында язылганча, ачык ут белән очып китүче һава фонарьларын да быел очыртырга ярамаячак. Чөнки алар янгын чыгу куркынычы тудыра. Балконга килеп төшсә, яки урман өстенә утырса, алар ут чыгуга сәбәпче була ала. Тыелган урыннарда мондый төр фонарьларны очырткан кешегә 1000-1500 сумга кадәр штраф каралган. Юридик затлар өчен бу сумма 150 -200 мең сумга чаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: