Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 187 укучы аттестатсыз калган

Бердәм дәүләт имтиханы укучылар өчен дә, укытучылар һәм әти-әниләр өчен дә зур сынау. Аны узган чыгарылыш укучылары бүген үзләрен иң бәхетле итеп хис итә. Кызганыч, Әлмәттә 11 ел белем эстәп, кулларына аттестат ала алмаган укучылар да бар. Бу мәсьәлә район башкарма комитетында дүшәмбе киңәшмәсендә дә тикшерелде.

БДИ нәтиҗәләренә борчылмый мөмкин түгел, мәктәп рейтингы имтихан күрсәткечләренә карап билгеләнә, укытуның эшчәнлегенә бәяне дә әнә шуңа бәйлиләр. Әлмәттә бердәм дәүләт имтиханы 11 фән буенча үткәрелде. Билгеле булганча, рус теле һәм математикадан имтихан бирү мәҗбүри. Соңгысыннан имтихан ике формада каралган - база һәм профиль дәрәҗәсендә. Калган фәннәрне укучылар үзләре сайлады. Быел БДИда барлыгы 1204 укучы катнашкан, араларында кичен белем алучылар да, мәктәпне элек тәмамлаучылар да бар.

Агымдагы уку елында биология, рус әдәбияты буенча уртача тест баллы республика күрсәткеченнән беразга югарырак булган, калган фәннәр буенча алар түбән. БДИ нәтиҗәләрен шатланырлык дип булмый. Дөрес, 100 балл туплаучыларыбыз да бар. Өчесе дә - 2 нче лицей шәкертләре. Светлана Пуринзова һәм Айгөл Шәфыйкова рус теленнән, Ришат Исхаков физикадан имтиханнарын иң югары баллга тапшырдылар. 339 укучы 80 һәм аннан югарырак балл туплады. Рус теле (69,07) һәм әдәбияты (59), физика, (53,43), инглиз теле (70,82) буенча баллар узган елга караганда яхшырак. Әмма башкаларында түбәнәю күзәтелә. Шунысын да искәртеп узасы килә, соңгы елларда укучыларның күпчелеге җәмгыять белеменә һәм физикага өстенлек бирә. Бу аларның югары уку йортларына гуманитария һәм техник белгечлекләр буенча укырга керергә теләве белән аңлатыладыр.

Районда БДИ буенча югары балл туплауда 5 нче гимназия алда бара. Аннан 2 нче лицей һәм "Менеджер" мәктәбе китә. Иң түбән күрсәткеч 13 һәм 15 нче мәктәпләрдә теркәлгән. Иң аянычлысы шул, аттестация нәтиҗәләре буенча 38 чыгарылыш укучысына урта белем алу турында документ бирелмәгән. 13 нче мәктәп һәм Кичү мәктәбендә белем алган ике укучы рус теленнән дә, математикадан да минималь чикне узмаган. 36 сы математиканы тапшыра алмаган. Аттестат алмаучыларның күпчелеге 4, 13, 25 нче һәм Кичү мәктәпләренә туры килә. Сентябрь аенда аларга имтиханнарын тагын бер кат тапшыру мөмкинлеге тудырыла.

9 нчы сыйныф укучылары белән хәл тагын да мөшкелрәк. Уку елы азагына аларның саны 1926 кеше тәшкил иткән, шуларның 1909 ы дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) кертелгән. Тугызлар да 11 фән буенча имтихан тоткан. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: узган ел рус теленнән белем сыйфаты 85,31 процент булса, быелгы имтихан аның 65 процентка калуын күрсәткән. Математика буенча аска тагын да нык тәгәрәгәнбез - 78,3 тән 44 процентка кадәр. Уртача билгегә килгәндә, рус теленнән ул 3,9, математикадан 3,2. Биология, тарих, инглиз теле буенча да уртача билге кимегән. Ә менә физика, химия, информатика, география, җәмгыять белеме, рус әдәбияты буенча уртача билге бераз арткан.

Һәрбер уңышсызлык артында борчылу ята. Быел имтиханга кертелгән тугызынчы сыйныфлардан 149 укучы мәктәптән аттестатсыз чыккан. Документ алмаучыларның күпчелеге 4, 15, Түбән Мактамадагы 2 нче, Кичү, Рус Акташы мәктәпләреннән. Аларга да сентябрь аенда имтиханнарын кабат тапшырырга мөмкин булачак.

- Әлеге саннар артында балалар язмышы, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин. - Аларны язмыш кочагына ташлау кирәкми. Аттестат ала алмаучыларны җыеп, имтиханга әзерлек уздырырга, әти-әниләр арасында да аңлату алып бару зарур. Монда аларның да хезмәте булырга тиеш.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса