Ата-аналардан гариза кабул ителә башлады
Беренче сыйныфка барачак балаларның әти-әниләреннән 1 февральдән гаризалар кабул ителә башлады.
Быел беренче сыйныфларны туплау ике этапта үткәрелә. Якындагы микрорайонда урнашкан мәктәпләргә баручылардан 30 июньгә кадәр, ә башкалар өчен - 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр. Сыйныфларда буш урыннар булганда, билгеле.
Беренче сыйныф укучылары бернинди дә имтихан тапшырырга тиеш түгел, дип хәбәр итә ТАСС. Гаризаны мәктәпкә бармыйча, электрон рәвештә дә юлларга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа