Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ат елында ял көннәре билгеле булды

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2014 елда ничек ял итәчәгебезне бәян итте.

Гадәттә биш көн эшләп, ике көн - шимбә-якшәмбе ял итү-челәрне киләсе елда 18 бәйрәм көне һәм тагын 6 көн өстәмә ял көтә. Шулай итеп, яңа ел башында 1-8 гыйнварда ял итәбез. Традиция буенча, 23 февраль һәм 8 март, 1 һәм 9 май, 12 июнь һәм 30 август, 4 һәм 6 ноябрь дә ял көннәре. Болардан тыш, 2014 елда Ураза гаете 28 июльгә, ә Корбан гаете 4 ок- тябрьгә туры килә һәм алар да Татарстан- да бәй- рәм көн санала. 4 гыйнвар - шимбә өчен өстәмә ялны 2 майга, 5 гыйнвар - якшәмбе өчен өстәмә ялны - 13 июньгә, ә 24 февраль өчен өстәмә ялны 3 ноябрьгә күчерәләр (нәтиҗәдә, 1-4 майда, 12-15 июньдә һәм 1-4 ноябрьдә тоташ дүртәр көн ял итәбез). 10 март, 1 сентябрь һәм 6 октябрь дә шулай ук өстәмә ял көннәре санала. Бәйрәм-ял көннәре болай укыганда шактый буталчык кебек, ләкин кулыгызга 2014 ел өчен календарьны алып, чагыштырып карасагыз, барысы да бик яхшы аңлашылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250