Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне Россия көне белән котлады

Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм районыбызда яшәүчеләр!

Сезне Ватаныбыз көне – Россия көне белән тәбрик итәм!

Без бүген үзебезнең иксез-чиксез һәм көчле илебезгә дан җырлыйбыз. Аны чын күңелдән яратабыз һәм үзебезнең талантлы, үзенчәлекле, ярдәмчел һәм кыю булуыбыз белән горурланабыз! Россия үз бәйрәмен бердәм ил буларак каршылый.

Әлмәт районы - зур Россиянең бер өлеше, биредә безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз үсә. Бөек дәүләтебезнең көче һәм абруе халкыбызның уңышлары һәм тырыш хезмәте бәрабәренә формалаша. Күп гасырлык тарихыбызның һәр елы, нинди булуына карамастан, ул - туган илебез язмышы.

Бу көн безнең өчен, балаларыбыз өчен файдалы үтсен иде. Ял итеп кенә калмыйча, без илебезне төзегән, булдырган, яклаган-саклаган ватандашларыбызны искә алырга тиешбез. Шул ук вакытта күп гасырлык тәҗрибә безне Россиянең этник һәм конфессиональ төрлелеген, кыйммәтле ориентирлар һәм ил үсешенең мөһим факторлары буларак, аның төбәкләренең уникальлеген күрергә өйрәтте. Әйдәгез, балаларыбызга дәүләтебезнең ничек барлыкка килүе, аның дөнья тарихындагы роле турында сөйлик, бөек әһелләребезне һәм галимнәребезне искә алыйк.

Кадерле дуслар, бу көнне сезгә бәхет-сәгадәт, сәламәтлек, иминлек һәм үзара татулык телим! Бәйрәм белән! Россия көне белән!

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса