Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәүче чыганагында 400 мең тонна үтә үзле нефть (табигый битум) чыгарылды

"Татнефть" ААҖ Яшәүче чыганагын үзләштерә башлаганнан бирле 400 мең тонна үтә үзле нефть чыгарды.

Хәзерге көндә бу чыганакта проектлаштырылган 106 горизонталь скважинаның 63е борауланды. Шуларның 29ы парлы һәм 5есе аерым пароцикллы скважина. Хәзер 24 парлы һәм 5 аерым скважина эшләп тора, шулардан тәүлеккә барысы 630 тоннадан артыграк чимал чыгарыла. Үтә үзле нефть чыгару 2006 елда башланган иде.

"Татнефть" ААҖ үтә үзле нефть чыганакларын тизләтелгән темп белән бораулау бурычын куя. Шул максатта Яшәүче чыганагын үзләштерү буенча 2030 елга кадәр исәпләнгән бизнес-проект эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса