Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

5500 дән артык әлмәтле электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

Ел башыннан Әлмәт шәһәре һәм районында яшәүчеләрнең 6 проценты электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән. Бу хакта Әлмәт Пенсия фонды хәбәр итә.

Хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнарда гына саклана. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр эшкә урнашучыларга мондый хокук бирелмәячак.

Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
2020 елның 30 июненә кадәр һәркемгә хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау хокукы турында хәбәр ителергә һәм ел азагына кадәр аны саклау яки электрон версиягә күчерү турында тиешле гариза язылырга тиеш.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып бару ысулы хезмәткәргә үз эшчәнлеге турында мәгълүматны күзәтеп бару өчен уңайлы.
Электрон хезмәт кенәгәсен теләсә кайсы вакытта күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша эш бирүчегә җибәрергә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса