Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Арт-Сабантуй” күргәзмә-җиңүчеләре билгеле

"Арт-Сабантуй" күчмә күргәзмә-бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.

Икенче ел уздырылучы әлеге бәйгедә катнашкан 23 рәссамның эшләренә 13 меңнән артык кеше тавыш бирде. Казан, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Азнакай, Зәй рәссамнарның иҗат җимешләре калабызда сигез урында булды. Алар белән драмтеатрда, 25 нче мәктәптә, нефть институтында, "Татнефть" ААҖнең башкарма аппаратында, "Панорама" сәүдә- күңел ачу үзәгендә, медсанчастьта, политехникумда танышырга мөмкин иде. Картиналар галереясында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. III дәрәҗәдәге дипломга һәм 80 мең сумлык премиягә 924 тавыш җыйган Чистай рәссамы Радик Минһаҗев лаек булды. Казаннан Рөстәм Хуҗин 1011 тавыш җыйган. Ул II дәрәҗәдәге диплом һәм 100 мең сумлык приз белән бүләкләнде. Иң күп тавыш Казан рәссамы Ирек Мусинның "Эскәмиядә" картинасы өчен бирелгән - ул 1017 кешенең күңеленә хуш килгән. Җиңүчегә I дәрәҗә диплом һәм 120 мең сумлык приз тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса