Әлмәт таңнары

Аракыга бәяләр төште

Бүген аракыга бәяләрне киметү буенча дәүләт боерыгы гамәлгә керде.

1 февральдан аңа минималь бәя 220 сумнан185 сумга кадәр төште. Әлеге документ нигезендә аракының җитештерүдән китә торган бәясе ярты литр аракы өчен 166 сумнан да ким булмаска тиеш. Күпләп алуда ул 175 сум, ә ваклап сатуда 185 сумнан да ким йөрмиячәк.

Реклама

Әлеге боерык нигезендә брендлы аракыларга бәя үзгәрмәячәк: 2014 елдагы кебек ярты литр өчен 293 сум, ә коньяк өчен 322 сум булачак. Исегезгә төшерәбез: узган ел аракыга бәя ике тапкыр күтәрелгән иде: 10 март көнне 199 сумга кадәр, ә 1 августта 220 сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: