Апрель-июнь айларында Россиядә инфляциянең пигы була
Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина сүзләренә караганда, Россиядә инфляция пигы елның икенче кварталына туры киләчәк. Ә аннан соң ул кими башлаячак икән.
- Үзәк банк инфляцияне киметер өчен барысын да эшләде. Без хәзер прогнозлар ясыйбыз. Елның икенче кварталында инфляция зур булачак. Киләсе елның башында ул кимеп, тигезләнәчәк, - диде банк башлыгы.
Бәяләрнең артуы нефтькә бәя төшү белән бәйле, дип аңлатты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа