Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Аппак» финишка якынлашты [+ФОТОЛАР]

Район хуҗалыкларында кабат кызу эш өсте. Көннәр җылы торганда һәркем тизрәк чәчәсен чәчеп, тырмалыйсын тырмалап калырга тырыша. Инде кайберләрендә карабодай гына чәчәсе калган. «Аппак» хуҗалыгында да чәчү ахырына якынлашып килә.

Без Аппакка килгәндә аш пешерүче Магдалена Соколова белән хуҗалык эшләре мөдире Анастасия Макарова игенчеләргә ашарга әзерләү белән мәшгуль иде. Икесенең дә кәефләре яхшы, чөнки язгы кыр эшләре уңышлы бара, яңгыр да аяк чалмый, механизаторларны ике тапкыр кайнар азык белән тәэмин итәләр. Тәмле ризык исе урамга кадәр чыккан. 
– Хуҗалык җитәкчесе көн саен камыр ризыгы да булсын, диде. Менә бүген өчпочмак белән плюшкилар пешердем, – диде Магдалена ханым. 
Алар белән аралашып торган арада «Аппак» ҖЧҖнең генераль директоры Әсхәт Пукачов үзе дә килеп җитте. Язгы кыр эшләрен 1 майда башлап җибәргән булганнар. Билгеләп үтелгәнчә, 1 мең гектар җирнең 200 ен уҗым, 500 ен терлек азыгы-бөртеклеләр культурасы, 170 гектарын күпьеллык үләннәр мәйданы били. 100 гектар ял итәргә калдырылган. 
– Шөкер, уҗымнар яхшы кышлады. Язгы тукландыру уздырдык, барлык мәйданнарны да тырмалап чыктык. Кукуруз белән карабодай гына чәчәсе калды. Башта чәчкән арпалар тишелеп чыкты. Хәзер яңгырлар көтәбез, – диде ул эш торышы белән таныштырып. 
Хуҗалык нигездә арпа, солы, бодай игә, берьеллык, күпьеллык үләннәр үстерә. Быел 30 гектарда бөртеккә рапс та үстереп карамакчылар. 
– Узган ел бөртеклеләргә бәя түбән булды. Без арышны килограммы 4 сумнан саттык. Бүген дә шушы бәя саклана. Арышка сорау бераз артты дияр идем. Бу халыкның әкренләп арыш ипие ашауга күчеп баруы белән аңлатыладыр дип уйлыйм. Бөртеклеләребез бүген дә запаста бар. Сатып бетермәдек, – диде Әсхәт Пукачов. 
Хуҗалыкның тагын 1,5 елга җитәрлек ашлыгы да, сенаж, печән, салам запасы да бар икән. Бу уңайдан проблемалары белән дә уртаклашты директор. Акташ икмәк кабул итү пункты әлмәтлеләрнең ашлыгын хәзер саклауга алмый башлаган. Аппаклылар да бөртеклеләрне киптереп саклауга кую өчен Чистайга, Нурлатка барырга мәҗбүрләр. 100 км читкә йөрү хуҗалыкка кулай түгел. 
Механизаторлар һәм чәчүчеләр җитәрлек. Быел хуҗалыктагы тракторларның барысын да запас белән ремонтлап куйганнар. Район башлыгы ярдәме белән яңа чәчү агрегаты кайтачак. Җирле бюджеттан инде акча бүленгән. Район узган ел орлыклар белән ярдәм иткән булган. Мөмкинлектән чыгып, булышырга тырышалар, дип искәртеп үтте хуҗалык рәисе. Элек республикадан чәчү вакытында товар кредиты биргән чорларны да уңай яктан искә алды ул. Кредитны бөртеклеләр белән түләү күпкә җиңелрәк булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса