Апасының йөзеген урлаган
Яр Чаллы полицейскийлары каракны «кайнар эздән» тоткарлый.
Полиция бүлегенә 20 яшьлек кыздан өйдән 9 мең сумлык алтын йөзеге югалуы турында хәбәр керә. Фатирда бер кеше дә булмаган, башка әйберләр югалмаган. Аннан алдагы көнне генә тугызынчы сыйныфта укучы сеңлесе килеп киткән була. Оператив-тикшерү чаралары барышында полицейскийлар йөзекне зыян күрүченең сеңлесе урлаганын ачыклыйлар. Ул аны саткан һәм акчасын үз кирәгенә тотарга өлгергән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа