Әлмәт таңнары

Апалы-сеңелле кибет талаган

Ике кыз сәүдә үзәкләренең берсендә җинаять өстендә тотылган.

Реклама

Бу икәүнең үз-үзләрен тотышы Чаллыдагы бер кибет хезмәткәрләрендә шик уята һәм алар полициягә хәбәр юллый. Кызлар примерка ясау бүлмәсендә кайчылар белән киемнәргә беркетелгән "йозаклар"ны кисә. Бирегә килеп җиткән полиция вәкилләре кызларны тоткарлый. Алар ПТУда укучы 17 һәм 18 яшьлек апалы-сеңелле студентлар булып чыга. Икесендә дә кофталар, джемперлар, шортлар табыла. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: