Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Антирадарга көн бетте

1 марттан ЮХИДИ Татарстан юлларына гадәти радар детекторларына "күренмәгән" регистраторлар урнаштыра. Әлегә ул сигез җирдә урнаштырылган. Радар алдында гына тормозга басарга күнеккән машина йөртүчеләр хәзер штрафтан котыла алмаячак. Мондый антирадарлар Татарстандагы машиналарның 60 процентына урнаштырылган.

Узып баручы машинаның тизлеген видеокамера ярдәмендә теркәп баручы җайланмалар Татарстанда инде биш ел кулланыла. Ләкин бу вакыт эчендә юл фаҗигаларында үлүчеләр кимемәгән, ә киресенчә арткан гына. Машина йөртүчеләр үзләре киртәне урап узу юлын таптылар: 60 процент автомобильдә бүген антирадар тора. Шуңа күрә ЮХИДИ тизлекне арттыручылар белән көрәшүнең яңа юлларын эзли.
Бүген баш инспектор Рифкать Миңнеханов антирадарлар "күрмәгән" яңа видеотеркәгеч тәкъдим итте. Җайланма "Автодория" дип атала. Ул ГЛОНАСС иярчечен кабул итүче, 3G, 4G, Wi-Fi модем белән җиһазландырылган HD фотокамера.
Регистраторны җитештерүчеләрнең берсе Антон Куховаренков сүзләренчә, аның төп үзенчәлеге - бер ноктаны гына түгел, ә 10 километр ераклыктагы араны контрольдә тоту. "Машина йөртүчеләр юлда йөрү кагыйдәләрен регистратор янында гына түгел, ә бөтен юл дәвамында үтәргә мәҗбүр булачак", - ди ул.
Регистратор түбәндәге схема буенча эшли. Билгелебер юл арасына ике "Автодория" камералары урнаштырыла. Машинаның тизлеге ГЛОНАСС иярчене ярдәмендә аерым бер араны үтү өчен узган вакыт буенча исәпләнә. Тизлек арткан икән, машина турында мәгълүмат һәм аның фотосы ЮХИДИ электрон үзәгенә юллана.
Әлегә Татарстанда "Автодория"ләр сигез җирдә урнашкан. Алар Казандагы Миллениум күперендә, Залесный бистәсе белән Лаеш районы юлларында һәм М-7 трассасында. Киләчәктә регистраторны киң кулланылышка кертү күздә тотыла, дип хәбәр итә "Азатлык Радиосы".

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса