Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДИ сынау имтиханнарынан башланачак

Быел БДИ сынау имтиханнарыннан башланып китәчәк. Интернет-трансляция барышында РФ Мәгариф министры Сергей Кварцов билгеләп үткәнчә, алар 29-30 июнь көннәрендә узачак.

«Бердәм дәүләт имтиханын системаны көйләү, имтихан тоткарлыкларсыз узсын, имтиханга килгән укучылар үзләрен аудиторияләрдә имин хис итсеннәр өчен сынау имтиханнарыннан башлау турында карар кабул ителде. 3 июльдә исә география, әдәбият, информатикадан (һ.б.) имтиханнар башланачак», - дигән Сергей Кравцов.

Мәгариф министрлыгында искәртүләренчә, сынау имтиханнары «системаның Роспотребнадзорның барлык тәкъдимнәрен һәм күрсәтмәләрен мәҗбүри үтәүгә әзерлеген тагын бер тапкыр тикшерү» өчен чыгарылыш сыйныф укучыларыннан башка гына узачак.

Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын 3 июльдән 23 июльгә кадәр тапшырачак.

Резерв көннәр рус теленнән һәм чит телләрдән тыш, барлык фәннәр буенча – 24 июльдә, барлык уку предметлары буенча - 25 июльдә планлаштырылган.

 3 июль – география, әдәбият һәм информатика.

6 һәм 7 июль - рус теле.

10 июль - профильле математика.

13 июль - тарих һәм физика.

16 июль - җәмгыять белеме һәм химия.

20 июль - биология һәм чит тел (язма өлеш).

22 һәм 23 июль - чит телләр буенча БДИның телдән башкарыла торган өлеше.

Җитди сәбәпләр аркасында имтиханнарны июль аенда тапшыра алмаучылар өчен БДИның өстәмә чоры август аенда узачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса