Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталына машина алу рөхсәт ителергә мөмкин

Дәүләт Думасы тикшерүенә ана капиталын үзебезнең илдә эшләнгән автомобиль сатып алуга тотуны рөхсәт итүче закон проекты керде.

Инициатива авторлары - Ростов өлкәсе закон чыгаручылары. Алар бу чараның балалар тууны арттыру белән беррәттән, илебез автопромын кризистан чыгарырга да ярдәм итәчәген расларга тырыша.

Ана капиталын кулланып сатып алынган автомобиль ата-аналарның һәм балаларның уртак өлешле милке итеп теркәлергә тиеш.

Исегезгә төшерәбез: 2014 елда ана капиталы 429 408,5 сум тәшкил итә. Сертификат икенче һәм аннан соң туган, яки уллыкка-кызлыкка алынган балалар өчен бирелә. Керемгә салым салынмый.

Депутатлар корпусында ана капиталы исәбенә автомобиль алуны күп балалы гаиләләргә генә рөхсәт итәргә кирәк, дигән фикер дә яши. Ничек кенә булмасын, машина хәзерге вакытта байлык билгесе түгел, ә хәрәкәт итү чарасы. Ике балалы яшь гаиләләргә дә ул бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250