Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Амур өлкәсендә югалган малайлар табылган

24 февраль көнне 2001 елгы ике малай күрше бистәдә урнашкан мәктәптән 11 сәгать 30 минутта кайтыр юлга чыгып, үзләре яши торган Аносовский бистәсенә кайтып җитмиләр.

Малайлар товар поездына утырып Тындага киткән дигән версия дә тикшерелә. Полиция хезмәткәрләре якындагы тимер юл станцияләрен айкап чыгалар, янгын сүндерүчеләр, эзләү-коткару службалары күтәрелә. Укытучылар, хакимият вәкилләре дә бу эштән читтә калмый.

Балалар, ниһаять, икенче көнне табыла. Алар үзләре яши торган бистәдән ерак булмаган урында радиолиния станциясендә качып яткан булалар. Кемнән ни өчен качканнары әлегә билгесез. Аларның кул-аяклары нык өшегән. Фаразларга караганда, алар бәлки проблемалардан - начар тәртипләре өчен ата-аналарын мәктәпкә чакыртудан куркып качканнардыр.

Соңгы рәсми хәбәрләргә караганда, табиблар ничек кенә көрәшсә дә, малайларның берсенең гомерен саклап кала алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса