Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Алтын» мылтык табылырмы?

Легендар спортчы - хаклы рәвештә биатлон короле дип саналган, Сочи Олимпиадасында спринтта һәм катнаш эстафетада ике алтын медаль яулаган Норвегия биатлончысы Уле-Эйнар Бьорндален Сочидан Швейцариягә кайту юлында «алтын» винтовкасыннан колак каккан.

Рәсми чыганаклардан мәгълүм булганча, ул мылтыгын стадионда теркәгән, соңрак аны Сочи аэропортына илтү турында спортчы кулына кәгазь китереп тоттырганнар. Ул тыныч күңел белән самолетка утырып Цюрихка очкан. Ә менә билгеләнеш пунктына килеп җиткәннән соң винтовканың багажда булмавы ачыкланган. Чемпион бу уңайдан борчылуын белдерә һәм винтовканың табылмавы җитди проблема китереп чыгарырга мөмкин дип кисәтә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса