Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алты мең доза белән тотылган

Республикабызда «Мәк-2015» махсус операциясе барышында 28 яшьлек наркодилерны тоткарлыйлар.

Казанда яшәүче егет тоткарлаган вакытта наркотик кулланган хәлдә була. Ул әти-әнисе һәм балигъ булмаган яшьтәге ике энесе белән яши. Аларның шәхси гаражыннан өч килограмм, ягъни бер тапкыр кулланырлык алты мең доза наркотик - гашиш табып алалар.

Егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Аңа шулай ук диагностика үткәреп, наркотикларга бәйлелектән дәвалау да билгеләнәчәк. Әлеге процедураны үтәүдән тайпылган очракта аны административ штраф яки 30 тәүлеккә кадәр арест көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса