Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алты кешелек гаиләдә ЧП

Татарстанда алты кешедән торган гаиләне билгесез матдә белән агуланудан соң шифаханәгә алып киткәннәр. Алар арасында дүртесе - балалар.

Иң кечкенәсенә - ике яшь, игезәкләргә 10 ар яшь, тагын бер балага 5 яшь, 59 яшьлек хуҗабикә һәм аның 29 яшьлек йөкле кызы.

ЧП кич белән була. Туганнары хәлебез авыр дип чакырганга килеп җиткән ханым 21 сәгать 30 минутта ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Аларга билгесез матдә белән ингаляцион агулану дигән диагноз куела. Барысының да күзләре кызарган, авыр сулыш алалар, күңел болганудан зарланалар.

Йөкле ханым биш яшьлек улы белән башка шәһәрдән кунактан кайткан гына була. ЧП буласы кичне 59 яшьлек хуҗабикә пироглар пешерә, гаилә кичке аштан соң йокларга җыена торган була. Фатирдан газ исе дә килми.

Чаллыда булган ЧПның сәбәпләрен ачыклау өстендә эш бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса