Әлмәт таңнары

Алты кеше бергә тереләй янып үлгән. Өчесе - балалар

Бүген төнге сәгать өчләрдә Актаныш районының Пучы авылында шәхси йорт яна. Янгын сүндерүчеләр бер сәгатьтән артык утны сүндерәләр. Янган мәйдан 72 квадрат метр тәшкил итә.

Йортта ике гаилә яшәгән. Аның өч балалы гаилә яши торган ягында янгын чыга. Күршеләре гаилә башлыкларының хәмер кулланырга яратуы хакында әйтә. Бу төнне аларга кунак килгән булган, алар эчкәннәр һәм менә нәтиҗәсе.

Реклама

Вакыйга булган урында алты кешенең гомере өзелә. Янгын сүндерүчеләр 1980 елгы хатын-кыз, 1990 елгы ир-ат, кунак адәм һәм 2002, 2004, 2011 елгы өч баланың гәүдәсенә тап булалар. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: