Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алты яшькә кадәрге балалары булган аналар өчен бушлай укыту курслары оештырыла

Агымдагы елдан Татарстан Республикасында алты яшькә кадәргә балалары булган һәм беркая да эшләмәүче анарга уку-өйрәнү, квалификация күтәрү курслары оештырылачак.

Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, быелдан башлап декрет ялында булганнар гына түгел,  ә алты яшькә кадәрге балалары булган һәм беркая эшләмәүче аналарның  да курсларда белем алу  мөмкинлеге булачак.

Татарстан Республикасында әлеге эшкә  87 млн сумга якын акча бүлеп бирү планлаштырылса, 70 млн сумы федераль бюджеттан биреләчәк.  2020 һәм 2021 елларда 1,5 меңешәр хатын-кызны укыту ниятләнә.

Татарстанның балалы хатын-кызлар өчен мондый укыту  оештыру тәҗрибәсе бар инде. 2011-2019 елларда ТР бюджеты акчалары хисабына 10,1 меңнән артык хатын-кыз укыту узган.

Укыту «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Фото:архиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса