Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алнас” заводында эш урыннарын аттестацияләү башланды

"Римера" төркеменең "Алнас" заводында эш шартларын махсус бәяләү (ЭШМБ) башланды.

Эш шартларын аттестацияләүне алмаштырган ЭШМБ өстенлекләр һәм гарантияләр бирү системасын җайга салырга, шулай ук эш бирүчеләрнең эшләүчеләр алдында җаваплылыгын күтәрергә тиеш.

"Ике ай ярым вакыт эчендә төп һәм ярдәмче производстволарда 529 эш урынында эш шартлары бәяләнәчәк, - ди "Алнас" ААҖнең башкаручы директоры Сергей Саченко. - Бер үк вакытта без хезмәт шартларын яхшырту буенча эшне дәвам итәбез. Хәзер 4 цехта өстәмә яктырткычлар куела. Татарстан заводларының берсендә җитештерелгән 130дан артык яктырткыч куелды инде, планда тагын 300не монтажлау".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса