“Алнас” “Татнефть”кә насослар өчен 300 меңнән артык запас частьлар эшләп җибәрәчәк
"Алнас" заводы (Әлмәт) "Татнефть" компаниясенә насосларга кую өчен 300 меңнән артык запчасть җитештереп бирүгә тендер отты.
Июль-август айларында гына завод Татарстанның төп нефть компаниясенә 82 мең запчасть - тәгәрмәчләр һәм аппаратлар эшләп җибәрәчәк.
"Татнефть" - "Алнас"ның стратегик партнеры, без бу компания белән хезмәттәшлекне арттырырга омтылабыз. Шуңа күрә хәзер нефть компаниясе җитәкчеләре белән нефтьчеләр өчен запас частьларның консигнацион складын ачу мәсьәләсе карала, - диде заводның директоры Сергей Саченко. - Без ясап бирә торган запчастьларның югары сыйфаты партнерыбызга углеводород чималы чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирер дип ышанам".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа